Азнакайда мөселманнарны тәрәвихтан соң махсус автобуслар өйләренә кайтара

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

      Ураза тотучылар өчен Азнакайда барлык шартлар да тудырылган. Шәһәрнең Ак мәчетендә Рамазан ае башланганнан бирле ифтар ашлары уздырыла.

     Мәҗлескә көн саен 60-70ләп хәзрәт–абыстай җыела. Кояш бату белән авыз ачкач, мөселманнар ахшам намазын башкара.

     Кичке аштан соң теләгән һәркем тәрәвих намазына керә. Ул төнлә генә тәмамлану сәбәпле, махсус автобуслар халыкны мәчеттән өйләренә кадәр илтеп куя.

 

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International