Азнакай шәһәр судына федераль судья итеп Лилия Субботина билгеләнде

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

    Азнакай шәһәр судында федераль судьялар 4 булып, тулы составта түгел иде. Бу атнада алар үз сафларына яңа коллегаларын кабул итте.

    Югары юрист белемле Лилия Субботина әлегә кадәр Бөгелмә прокуратурасында прокурор ярдәмчесе, аның урынбасары булып эшләгән. Әлбәттә, федераль судья дәрәҗәсенә ирешү өчен аңа шактый тәҗрибә тупларга, һөнәри осталыгын чарларга, катлаулы имтихан үтәргә туры килгән. Тәвәккәл таш яра, диләр, хыял-омтылышларын чынга ашырып, Россия Президенты фәрманы белән ул Азнакай шәһәр судына федераль судья итеп билгеләнде.

    Коллективны яңа коллегалары белән суд рәисе Йосыф Сәхапов таныштырды. Ул шулай ук шәһәр судының бүгенге көн сулышы, эшчәнлеген дә яктыртып үтте. Федераль судья вазифасына яңа гына керешүче яшь белгеч буларак, Лилия Субботина тантаналы ант кабул итте.

   – Судья буларак бурычларымны намус белән үтәргә, закон сагында уяу торырга сүз бирәм, – диде ул.  

      Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиев, Азнакай шәһәр судының лаеклы ялдагы элеккеге рәисе Мөсфирә Әбдрәшитова һәм коллегалары яшь белгечкә изге теләкләрен җиткереп, хәер-фатиха юлладылар.   


Лиза Нурлыева

 

 

Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>

 

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International