Рамазан аенда Азнакайлыларга игелек кылырга һәм хыялларын тормышка ашырырга мөмкинчелек бирелде.

2014 елның 18 июле, җомга

     Рамазан аенда Азнакайлыларга игелек кылырга һәм хыялларын тормышка ашырырга мөмкинчелек бирелде. 15-16 июль көннәрендә, теләгән һәркем, районыбыз күрке – Чатыр таудан парапланда оча алды.

     Азнакай телерадиокомпаниясе, “Азфлай” үтә җиңел авиация клубы белән берлектә үткәргән “Полет надежды” хәйрия акциясе, катнашучылар күп булу сәбәпле, ике көн буена дәвам итте. Әйтергә кирәк, район күләмендә генә башланган әлеге чара, катнашучыларын Татарстанның бөтен көнъяк-көнчыгышыннан җыйды. Пилотлар – Данис Мусин һәм Рөстәм Мәһдиев, ярдәмчеләре Рөстәм Вәлиев, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән, Җәлил поселогыннан килгән катнашучылар белән Чатыр таудан паропланнарда очты. Тау итәгендә, Уразай авылы янында исә, аларны кайнар плау һәм чәй көтте. Мондый оешкан төстәге эштә пешекче – Фәрит абый, Батыршиннар гаиләсенең өлеше дә алыштыргысыз. Очучыларны тауга махсус үзгәртелгән нива машинасы белән “KatatzZza” Данияр Кашапов йөртте. 2 көн дәвамында хәйрия акциясендә 30 га якын кеше катнашты. Тамашачылар да аз түгел иде. Чара бик җылы, оешкан төстә үтте. Нәтиҗәдә ретинобластома диагнозы куелган, 3 ай саен Мәскәү клиникасына табиплар күзәтчелегенә йөрүче Данис Лотфуллин өчен 13 850 сум акча җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International