Азнакай халкы отпуск акчасының вакытында түләнәмәве турында күбрәк җәен зарлана

2014 елның 21 июле, дүшәмбе

     Җәй  – яллар чоры.   Бу вакытта прокуратурага гражданнардан эш бирүчеләр тарафыннан чираттагы ял өчен түләү вакытының бозылуы турында мөрәҗәгатьләр күп керә.

     Хезмәткәрнең  еллык түләүле ялга  хокукы бар. Бу РФ Хезмәт кодексының 21 нче маддәсе белән  теркәлгән. РФ Хезмәт кодексының  123 нче маддәсе буенча хезмәткәрләр арасында еллык түләүле яллар чираты календарь ел җиткәнче ике атна алдан эш бирүче тарафыннан расланган  график нигезендә билгеләнә.  Чираттагы ялга ике атна кала хезмәткәргә (кул куйдыртып) хәбәр ителә. РФ Хезмәт кодексының 115 нче маддәсе нигезендә  еллык түләүле ялның дәвамы 28 календарь көн.

     РФ Хезмәт кодексының 136 нчы  маддәсе нигезендә акча чираттагы ял башланганчы өч көн алдан түләнергә тиеш.

     Әлеге кагыйдә бозылган очракта, административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27 маддәсе буенча җаваплы кешеләр, эшкуарларга  – 5 мең, ә юридик затларга 50 мең сумга кадәр штраф каралган.  

 

 

Азнакай шәһәр прокуратурасы

 

 

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International