2012 елда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 3-4 баштан артык мал асраучы гаиләләргә сыер саву аппараты тапшырыла башлаган иде.
Әлеге матур традиция дәвам итә. Бүгенге көндә 363 гаилә шундый савым аппаратына ия булган инде. Быел исә 45 гаиләгә тантаналы шартларда савым аппаратлары тапшырылды. Якын арада сөтлебикәле янә 30 гаилә савым аппаратына ия булачак.
Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html