Дүшәмбе көнне “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе политсоветының чираттагы утырышы булды.
Аны җирле бүлек секретаре, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Ул төп доклад белән чыгып, башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм партия алдына куелган бурычларны яктыртты, партиянең Татарстан төбәк бүлегенең күптән түгел генә узган XXII конференциясе йомгаклары белән таныштырды.
Докладтан күренгәнчә, узган бер ел вакыт эчендә район халкының тормыш дәрәҗәсен яхшырту, партиянең кадрлар потенциалын камилләштерү буенча шактый гына максатчан эшләр эшләнгән. Марсель Шәйдуллин хисап чыгышында җирле бүлекчә эшчәнлегендәге башкарылган һәм хәл итәсе күп кенә башка мәсьәләләргә дә тукталды, бүлекчәнең төп максаты район халкының яшәү дәрәҗәсен күтәрү булуын ассызыклады.
– Без халыкка якын торып, аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә булышып хезмәт куярга тиеш, диде район башлыгы.
Утырышта ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек, районда партия проектларын тормышка ашыру, башлангыч оешмаларның эшчәнлеге мәсьәләләре дә каралды, сайлау кампаниясе чорына эш планы расланды.
Беренчел оешмаларның ролен тагын да күтәрү, аларның эш нәтиҗәсен арттыру, партия һәм җәмәгать эшчәнлегенә ныграк тарту максатында “Бердәм Россия” партиясенең иң яхшы беренчел бүлекчәләре” бәйгесенең тәүге этабын уздыру турында карар кабул ителде, конкурс комиссиясе составы билгеләнде. Беренчел бүлекчәләр эшчәнлеген тагын да яхшырту максатында оештырылган секретарьлар советының рәисе итеп Дамир Гыйләҗев сайланды.
Яңа уку елы алдыннан “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасы инициативасы буенча, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” традицион республика хәйрия акциясе үткәрелә. Быел җирлегебездә 720 бала беренче сыйныфка бара. Шуның 200 дән артыгы – аз керемле, әти-әниләре инвалид булган, тәрбиягә алынган, имин булмаган гаиләләрдә үсә. Алар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар да бар.
Бу укучылар башка балалар янында үзләрен ким хис итмәсен өчен, аларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итү бурычы куела. Акция кысаларында шулай ук мохтаҗлык кичерүче 2-11 нче сыйныф укучыларына да ярдәм оештырыла. Марсель Шәйдуллин һәркемне хәйрия марафонында актив катнашырга чакырды.
Таңсылу САНИЕВА
Источник: Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html