Районда коррупция һәм экстремизмга каршы көрәшнең төрле юлларын кулланалар. Яшьләр идарәсе дә бу эшкә үз өлешен кертеп, 30 июльдә веломарафон оештырды. “Яшьләр коррупциягә һәм экстремизмга каршы” шигаре астында велосипедчылар Тарсус паркыннан старт алдылар. Аларның юлы район Советы, мәгариф идарәсе, үзәк поликлиника, Ак мәчет, хәрби комиссариат яныннан узды һәм Мәдәният йорты каршында тәмамланды. Әлеге марафонда һәркем катнаша алды.
Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>