Азнакайның Буралы авылында “Сәлим бабай” чишмәсен яңартканнар

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

    Азнакайны юкка гына чишмәләр ягы дип җырга салмаганнар. Аларны яңарту, төзекләндерүгә предприятие-оешмалар гына түгел, халык та үз өлешен кертә.

     28 июльдә, изге Ураза гаете көнендә Буралыда шәхси эшмәкәр Фәридә Җиһангирова авылдашларына “Сәлим бабай” чишмәсен яңартып, матурлап бүләк ясады. 

    Чишмә ачу тантанасын мәртәбәле кунаклар гына түгел, чәй табыны да ямьләде.

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International