Агымдагы елда йортлардагы инженерлык челтәрендә 7 350 700 сумлык ремонт эшләре башкарылган.
Быел Ямашев урамы, 5нче, Хәсәнов ур., 2 нче, Болгар ур., 3 нче, Лобачевский ур., 1 нче йортларда җылыту торбалары алыштырылган.
Шулай ук Солтангалиев урамы, 25 Б һәм 25 А торак йортларда подвал эчендәге җылы һәм салкын су торбалары да яңартылган.
Эшләр яңа материаллар һәм технологияләр кулланып башкарылган.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html