Татарстан Президенты фәрманы белән Азнакай районының Кәкре Елга авылы җирлегендә, терлекләрдә котыру авыруы чыгу сәбәпле, карантин кертелә.
Карантин вакытында йорт хайваннарын сату, аларны әлеге территориядән читкә чыгару һәм кыргый җәнлекләрне тоту; шикле хайваннарны ит өчен сую, сөтен сату, ризыкка куллану һәм хайваннарны ашату; клиник сәламәт терлекләрнең билгеләнгән тәртиптә пастеризацияләнмәгән сөтен сату, ризыкка куллану һәм хайваннарны ашату, дезинфекцияләнмәгән йонын, тиресен әлеге территориядән чыгару катгый тыела.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html