Азнакайда Физкультурачылар көне билгеләп үтелә

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

     Ел саен август аеның икенче якшәмбесендә илебездә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Быел ул 9 августка туры килә.

    Әлеге дата уңаеннан 8 августта 15.00 сәгатьтә Ишкәев исемендәге ял һәм культура паркы стадионында спорт ярышлары уздырыла. Теләгән һәр кеше мини-футбол, кул көрәше, канат тарту, җиңел атлетика, волейбол, шахмат, шашка уеннарында көч сынаша алачак.

 

 

 


 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International