Азнакай халык театры Әлмәттә чыгыш ясады

2014 елның 8 августы, җомга

     Азнакай халык театрын Әлмәттә яхшы беләләр. Яз аенда гына ул драма театрында уңышлы чыгыш ясаган иде. Бу җомгада коллектив ял һәм культура паркында халыкка тагын бер үзенчәлекле концерт программасы тәкъдим итте.

      Әлмәтлеләр “Гөргери кияүләре”, “Җәмиләнең җенләнүе” спектакльләреннән күренешләрне, танылган җырчыларыбыз Миргаяз Шәрәфиев, Ландыш Шәрәфиева, Гөлфия Әхмәтҗанова җырларын тыңлап хозурландылар.

 

 

    

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International