Хәертдинова Тәзкирә Мирсәит кызы Азнакай районы Тымытык авылында алты балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Әмма бары тик икесе генә калып, үскәннәр. Тымытык урта мәктәбендә ун еллык белем алган. Укуы тәмамлануы белән колхоз җитәечелеге аны хисапчылыкка укырга җибәрә. Шуннан тәмамлап кайтып, кияүгә чыкканчы 7 ел колхозда хисапчы булып эшли. Авыр сугыш юлларын узган фронтовик Мисбах белән танышып, 1947 елда тормыш корып җибәрәләр. Тормыш иптәшен Учәлле авылына колхоз җитәкчесе итеп билгелиләр. Үзе медпунктка санитарка булып урнаша һәм пенсиягә киткәнче шунда эшли. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.
Мәхәббәт җимешләре булып дөньяга биш бала килә. Аларны һәрберсен укытып, Мисбах абый белән Тәзкирә апа олы тормыш юлына аяк бастыралар.
Тәзкирә ханым 2004 елны 57 ел бергә гомер иткән тормыш иптәшен бакыйлыкка озата.
Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, Ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша. Сугышта катнашучының тол хатыны буларак алган фатирында яши. Өйдә тик торганнардан түгел. Булдыра алганча өй эшләрен башкара. Балалары да, оныклары да һәрчак аның хәлен белеп торалар. Тәзкирә Мирсәет кызы һәрвакыт якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яши. 9 оныкның һәм 13 оныкчының яраткан әбисе ул.

Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>