Мәчетләребездән халык гел өзелми, һәрдаим йөреп тора. Кемдер хәер биреп чыга, кемдер намаз укырга яисә дога өмет итеп керә, кемдер Коръән ашы уздыра – монда һәрчак тормыш кайный.
Күптән түгел шәһәребезнең үзәк Ак мәчетенә бертөркем кунаклар килеп керде, алар – безнең якларда туып-үскән, хәзерге көндә Мәскәүдә яшәүче дин кардәшләребез. Араларында илебез башкаласында урнашкан ислам институтының гарәп теле мөгаллиме, филология фәннәре кандидаты Фәрит Гәрәев тә бар иде.
Ул Азнакай мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин белән эшлекле сөйләшү, фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу уздырды, очрашуга килгән кунакларга тирән мәгънәле вәгазь сөйләде. Кунаклар бүләкләр алыштылар, киләчәктә дә элемтәдә тору хакында килештеләр.
чыганак – aznislam.ru