Азнакайда мохтаҗларны дарулар белән тәэмин итү буенча “Туры элемтә” узачак

2014 елның 19 августы, сишәмбе

     Дәүләт мохтаҗларга социаль ярдәм, шул исәптән ташламалы дарулар белән тәэмин итүне гарантияли.

    Сүз дә юк, бу ярдәмнән файдаланганда үзеңә отышлы якны сайларга кирәк. “Маяк” газетасы һәм район үзәк сырхауханәсе чираттагы “Туры элемтә”не нәкъ менә шушы мөһим мәсьәләгә багышлап, 21 август көнне 14.00-15.00 сәгатьләрдә халык белән телефон аша элемтә оештыра.

    Сорауларыгызны 9-38-43 телефоны аша юллый аласыз, аларга сырхауханә җитәкчеләре һәм белгечләре җавап бирергә әзер.

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International