Рамазан аенда Азнакай мөхтәсибәте үз сайтын булдырды. Әлеге сайтта кардәшләребез мөхтәсибәт эшчәнлеге, Азнакайда дин өлкәсендә булган яңалыклар белән таныша ала, шулай ук актуаль темаларга вәгазьләр укырга, шәһәр өчен намаз вакытларын карарга була.
«Сайтта төп игътибар шәһәребез һәм районыбыз мәчетләренең тарихын җыюга юнәлтелгән, моның өстендә имамнарыбыз һәм дин кардәшләребез белән бергәләп эшлибез, - ди мөхтәсиб Азат Талибуллин. «Мәчетләр тарихы» рубрикасының максаты - яшьләргә тарихны яктырту. Без бүген дөнья вакыйгалары белән күп кызыксынабыз, ә үзебезнең тарихта да бик кызык мәгълүматлар бар бит, аларны да белсәк иде, әби-бабаларыбыз бик авыр вакытларда мәчетләр төзегән, икешәр, дүртешәр мәчетле авыллар булган, яшьләр шуны белсеннәр, кызыксынннар иде». Сайт татар һәм рус телләрендә алып барыла.
Азнакай мөхтәсибәте сайты белән танышу өчен http://aznislam.ru/ адресы буенча керә аласыз.