Азнакай игенчеләре урып-җыю эшләренең 52 процентын башкарып чыктылар

2014 елның 20 августы, чәршәмбе

     «Марс»  –  районыбызда алдынгы мөстәкыйль  хуҗалыкларның берсе булса,   әлеге уңышларда бар гомерен механизатор хезмәтенә багышлаган Азат Галәветдиновның (рәсемдә сулда) өлеше зур.  Аны әле  генә комбайнда күрсәң, бераздан машинасына менеп утырган булыр. 

      Тәҗрибәле игенче әнә шулай теләсә кайсы техниканы иярли ала.  Азат Галәветдинов «Нью-Холланд СSХ-7060»  комбайнында  11608 центнер ашлык суктырып, алдынгылар рәтендә бара.

      Игенчеләребез  һәр аяз минутны нәтиҗәле файдаланып, планда каралганның 52 процентында урып-җыю эшләрен башкарып чыктылар.  Барлыгы 32,3 мең гектар  мәйданда игеннәр теземнәргә салынып, 80,8 мең тонна ашлык суктырылган.

     Гектарыннан уртача 25 центнер уңыш  чыга.  Игенчеләребез  бүген язгы культуралар басуында фидакарь хезмәт куя. 3,7 мең гектарда язгы бодай теземнәргә салынып, 9,7 мең тонна ашлык суктырылган.  Иген уңышы – уртача 26,3 центнер.  Арпа  исә 30,1 тонна суктырылган.  Алдынгыларга 162   сертификат тапшырылган.

     Агропредприятиеләрнең берләре эшкә намус белән караса, икенчеләрендә сүлпәнлек сизелә.  Түбәндәге  күрсәткечләр дә шул хакта сөйли. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 19 августка алынган мәгълүматлар түбәндәгечә:

Урак көндәлеге

 

 

Хуҗалык

исеме

 

 

Бөртеклеләр,

барлыгы, гектар-

да

 

         Шул исәптән

 

 

Урдырылган

барлыгы, га

 

 

 

    %

 

Уҗым культуралары,

га

Сабан

ашлыгы, га

 

«Стәрле» ҖЧҖ

850

250

600

810

95

«Закирова Л.Ә.»

КФХ

460

160

300

350

76

«Тукай»

ҖЧҖ

1270

500

770

924

73

«Туйкә»

ҖЧҖ

775

480

275

545

70

«Марс»

ҖЧҖ

2600

660

1940

1581

61

«Таллы Бүләк»

АХҖК

2460

700

1760

1290

52

«Чалпы»

ҖЧҖ

1700

600

1100

890

52

«Корбанов

И.В.» КФХ

530

100

430

270

51

«Мөстәкыймов

ис.» ҖЧҖ

910

200

710

445

49

«Кәлимуллин

И.А.» КФХ

1380

256

1124

676

49

«Кәримов Ф.Р.»

КФХ

1869

500

1369

830

44

«Союз-Агро»

ҖЧҖ

10530

3643

6887

4483

49

«Азнакай»АФ”

ҖЧҖ

20843

4474

16369

9021

43

             

 

 

Алдынгы комбайнчылар:

Әсгать Бикмөхәммәтов, «Тукай» ҖЧҖ, «Нью-Холланд СSХ-7060»та  – 12104;
Азат Галәветдинов,  «Марс» ҖЧҖ, «Нью-Холланд СSХ-7060» та –  11608;
Әсгать Миннебаев, «Союз-Агро» ҖЧҖ, «Нью-Холланд СХ-8080» дә  –11409;
Динар Миннебаев,  «Союз-Агро» ҖЧҖ, «Нью-Холланд СХ-8080»дә – 11191;
Ленар Ситдыйков,  «Союз Агро» ҖЧҖ , «Нью-Холланд СХ-8080»дә –  10032;
Александр Гончаров,  «Союз-Агро» ҖЧҖ, «Мега Класс»та – 9232;
Инсаф Мияссәров, «Тукай» ҖЧҖ, «АКРОС-530»да – 11220;
Илнур Рәшитов, «Таллы Бүләк» АХҖК, «Акрос 530»да –  9483;
Флюр Җиһангиров, «Таллы Бүләк АХҖК»,  «Акрос 530»да – 9369;
Илдар Хәйруллин, «Марс» ҖЧҖ, «АКРОС-580»дә – 8523;
Ислам Кәримов, «Кәримов Ф.Р» КФХ, «Акрос 530» да –   7880;
Рамил   Абдуллин, «Кәримов Ф.Р» КФХ,  «СК-5 Нива»да – 6970;
Илнур Ибраһимов, «Азнакай» АФ» ҖЧҖ,  «Нива Эффект»та –  5138;
Руслан Исламов , «Азнакай» АФ»,  «СК-5 Нива»да   4721 центнер ашлык суктырганнар.
 
Алдынгы машина йөртүчеләр:

Рөстәм Мотыйгуллин, «Таллы Бүләк» АХҖК,  «КамАЗ»да – 1552;
Азат Галәветдинов, «Марс» ҖЧҖ, «КамАЗ»да – 1218;
Раил Рәфыйков,  «Тукай» ҖЧҖ, «КамАЗ» да – 1147;
Азат Шәйгәрданов,  «Тукай» ҖЧҖ, «КамАЗ»да – 1107;
Илдар Хаҗиев,–  «Марс» ҖЧҖ,  «КамАЗ»да   1070 тонна ашлык ташыганнар.  

 

 


 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International