Азнакайның Актүбә бистәсендә мега-ферма эшли башлаячак

2014 елның 20 августы, чәршәмбе

    Бу көннәрдә Азнакай районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов булып китте. Ул Актүбә  бистәсендә  төзелеп килүче 3900 башка  исәпләнгән мега-ферма белән танышып йөрде.

    Заманча җиһазландырылган, чиста, уңайлы фермага  җитәкче югары бәя бирде. Читтән   продукция  кертүне киметү турында сүз барган вакытта,  халыкны ит-сөт белән тәэмин итүдә әлеге ферма зур әһәмияткә ия булачак. 

     Ферма ачылуга инде санаулы гына көннәр калды. 

 

 

 


 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International