Фатихова Гашия Фатиховна Камышлы авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туып үсә. Туган авылы урта мәктәбендә биш сыйныф белем ала. Чордашлары кебек аңа да бик иртә җитлегергә, тормыш йөген тартырга, яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт күрсәтергә туры килә.
Авыл яшьләре арасыннан берничәсен Мәскәү шәһәренең вертолет заводына эшкә җибәрәләр. Вертолетның канатларын ясадык – дип хәтерен яңарта Гашия апа. Сугыш башлангач та туган якларына кайта һәм алты ай Чалпы МТСында тракторчылар курсында укый. Укуын тәмамлагач, Наратлы авылына эшкә җибәрәрләр. Сугыш вакытлары берәүгә дә җиңел булмады шул... - ди Гашия апа, - ә җиңү турындагы сөенечле хәбәрне укучы балалар байраклар күтәргән килеш басу башында безне көтеп хәбәр иттеләр!
1945 ел азагында авылдаш егеткә тормышка чыга, мәхәббәт җимешләре булып балалары дөньяга килә: Гөлсем Чуар-Абдул авылында әнисе белән яши, Гүзәлия һәм Марсель - Чаллыда.
Гашия Фатих кызы колхозда төрле эшләр башкарган булган: ул сыер саву мы, мал симертү ме – барысын да оста эшләгән. Пенсиягә чыккач та өйдә утырмаган, авыл мәктәбендә үзенә охшаган һөнәр тапкан. Барлык тырышлыклары, зур хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.
Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмый Гашия апа, Ходай биргән һәрбер көнгә сөенеп, тулы тормыш алып барырга тырыша. 90 яшенә җитүгә карамастан, ул эле дә “Капка төбенә трактор китерсәләр, утырып эшли башлар идем”,-дип шаккатыра барысын. Олы кызы Гөлсем белән Чуар-Абдул авылында матур итеп яшәп яталар алар. Менә юбилеена да Гашия апаны котларга дип барлык балалары, оныклары һәм онычыклары килгән иде. Күз тимәсен үзенә!
Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>