Азнакай муниципаль район башлыгы М.З.Шәйдуллин исеменә 21 августта беренче хезмәт рапорты бирелде. «Стәрле» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт эшчәннәре 2014 елның урып-җыю эшләрен уңышлы башкарып чыктылар. Барлыгы тулай җыем 27000 центр булып, уңыш 1 гектардан 31,8 центр тәшкил итте. Шулай ук җитәрлек күләмдә чәчүлеккә орлык, терлекләргә фураж, халыкка бирерлек арыш, арпа һәм бодай салынып куелды. Бүгенге көндә көзге чәчү эшләре уңышлы бара, җир эшкәртү эшләре дәвам итә.