Соңгы елларда Азнакай районы, шул исәптән без яшәгән Актүбә бистәсендә матур үзгәрешләр бик күп. Районыбыз төзекләнә, матурлана, кешеләр өчен уңайлы яшәү шартлары тудырыла. Мәсәлән, Актүбә бистәсе Ленин урамы 6, 6а, 6б йортлары янындагы балалар мәйданчыгы ташландык хәлдә иде.
Бистә башлыгы Роза Галееваны да борчыгандыр бу мәсьәлә. Әмма ул тиз арада аны төзекләндерү җаен тапты. Әле шушы көннәрдә генә бу кварталны төзекләндерү буенча шимбә өмәсе оештырылды. Бик күп хезмәткәрләр дә чакырылган иде. Бөтен мәйданны чабып, чүп-чардан чистарттылар, кирәксез иске базны да сүтеп тигезләп куйдылар. Аннан барысын да төяп түктеләр.
Ә икенче көнне эш тагын да кыза төште: балалар мәйданчыгын торбалар белән әйләндереп алып, уен җиһазларын матур төсләргә буядылар. Шул ук көнне ком китерелде, чүп җыю савытлары куелды. Инде кичкә нәниләр комлыкта уйныйлар, ә өлкәнрәкләр футбол тибә иде инде. Ишек аллары яктырып, чистарып, күңеллеләнеп китте. Бу эшләрнең барысы белән дә Роза Алмазовна җитәкчелек итте.
Ә безгә – яшәүчеләргә, шушы чисталыкны, матурлыкны күз карасыдай сакларга гына калды. Теләсә-кайда чүп ташлаучы кайбер кешеләрнең дә бәлки намусы уяныр, чөнки чүп савытлары янәшәдә генә бит.
Берничә көннән биредә гөрләтеп ишегалды бәйрәмен үтте. Анда Гагарин исемендәге иҗат коллективы бик матур концерт бүләк итте. Күңелле музыка авазлары ишегалдына гына сыеша алмыйча, тирә-юньгә таралды. Бәйрәмгә олысы да кечесе дә җыелды. Җәмәгать эшләрендә иң актив яшәүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты директоры Нина Хвалеева җитәкчелегендә балалар катнашында театральләштерелгән тамаша күңелләргә аеруча хуш килде. Соңыннан нәниләрне тәм-том белән сыйладылар.
Безнең ишек алдындагы түтәлләрдә бик матур чәчәкләр үсә. Аларны йорт активистлары Галина Сорокина, аның әнисе, Лидия һәм Галина Синявская утырта. Һәр елны иртә яздан алар чәчәкләр утырталар, тәгәрмәч – клумбаларны матур төсләргә буйыйлар.
Мин һәр көнне тәрәзәдән шушы матур, төзек ишегалдында уйнаучы балаларны, бәхетле әти-әниләрне күзәтәм. Нәниләр – комлыкта, зурраклар футбол уйный, берләре футбол тибә, турникта күтәрелә... Атынгычлар белән бер кечкенә таучык та ясап куйсалар, безнең балаларыбыз тагын да бәхетлерәк булырлар иде.
Ф. Варганова, хезмәт ветераны
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html