Районыбызда матур гадәткә кереп барган урам бәйрәмнәренең берсе 23 август көнне Митрәй авылының Тау асты урамында гөрләп үтте. Тын гына агылган Авыл көе әлеге урамда яшәүчеләрне, аннан тамырланып чыкканнарның олысын-кечесен бергә җыйды. Балачакларын, яшьлекләрен, туган нигезләрен сагынып кайткан авылдашлар, туган-тумачалар, якташлар, дус-ишләр очрашып күреште, истәлекләр белән уртаклашып, матур хәтирәләргә чумды. Урам үзенә кайткан кунакларын бизәлеп, чәчәкләргә күмелеп каршылады.
Бәйрәм кичәсен урамыбызда яшәп, хезмәт итеп бакыйлыкка күчкән әрвахлар рухына Әнвәр муллабыз изге догалары белән башлады.
Әлеге чарага халыкның сөенечен уртаклашырга Әсәй авыл җирлеге башлыгы Шәйхетдинов Рашат Ринат улы да килгән иде. Ул район хакимияте урынбасары, Әсәй авыл җирлеге Советы депутаты Нәгыймов Наҗәт Мәсгут улының да тәбрик сүзләрен тапшырды.
Бәйрәмнең рәсми өлешен җылы һәм эчтәлекле итеп алып барган Митрәй авылы мәдәният йорты җитәкчесе Идиятова Гөлназ Фәвәрис кызы авылга ямь биреп, нигезләрен саклап, гөрләп яшәп ятучы уңган, булган һәр гаиләгә зур рәхмәт хисләрен әйтеп, авылдашлары белән ихлас горурланды. Бүләкләнүчеләр дә читтә калмады: әлеге урамда туып, әти-әни нигезен саклап, ялгызы 4 бала тәрбияләүче Хәниев Рөстәмгә авыл җирлеге башлыгы, район җитәкчесе Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы исеменнән бозау алу өчен сертификат тапшырды, шулай ук урамның иң өлкән апасы Камилә апага, август аенда туган көннәрен билгеләп үтүчеләргә, Латыйпов Илнар һәм Миләүшәне кызлары туу белән котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә иң сөендергәне яшьләребезнең уңышлары: быел мәктәпне “4”, “5” билгеләренә тәмамлаган Гараев Раилга шушы урамда туып үскән Идрисов Закуан Әҗвәт улы изге теләкләр юллап бүләген тапшырды. Әйтергә кирәк, Тау асты урамы элек-электән тату, киң күңелле, бердәм, ярдәмчел, кунакчыл халкы белән аерылып торды. Бәхеткә, алар әле һаман бу күркәм сыйфатларын җуймый, буыннан-буынга мирас, әманәт итеп тапшырып килә. Авылыбызда әби-бабасы, әнисе тәрбиясендә тәрбияләнүче сабый Вәлиев Илһамны дәвалау өчен җыелган матди ярдәм моның ачык мисалы.
Әлеге бәйрәмнең башыннан алып азагынача халыкка тирән ихтирам белән чыгыш ясаган үзешчәннәребез, үзләренең җыр-моңы белән гүя чарага килгән һәрбер кешегә карата изге теләкләрен җиткерделәр, күңелле уеннар бәйрәмгә җанлылык өстәде.
Бәйрәм әнә шулай тойгылар тирәнлеге, мөнәсәбәтләр күркәмлеге белән таң атканчы дәвам итте. Әлеге матур бәйрәм киче табигать хозурлыгы, табыннар муллыгы, тәмле пешкән плау белән дә истә калды. Ә авылдашлар шатлык-сөенечләрен яшерми, болай зурлаганнары, әлеге чараны оештырган мәдәният хезмәткәләренә, матди ярдәм күрсәткән авылдашларга, җитәкчеләргә кабат-кабат үзләренең чиксез рәхмәт хисләрен җиткереп, кабат очрашулар көтеп саубуллашты.
Әсәй авыл җирлеге фотоларын карарга >>>