30 августта зур бәйрәм узачак

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

    30 нчы августта Азнакай шәһәренең “Юбилейный” стадионында Республика һәм Нефтьчеләр көненә багышлап зур бәйрәм тантанасы уздырыла.

    Сез 14.00 сәгатьтә Сөембикә урамыннан башлап “Юбилейный” стадионына кадәр гармунчыларның, тальянчыларның, баянчыларның тантаналы рәвештә татар милли көйләрен уйнап төшүләрен күрә аласыз.

     Район һәм шәһәр мәдәният Сарае мәйданында 13.00 сәгатьтә районыбызның күп кенә оешмалары   катнашында чәчәкләр һәм җимешләр күргәзмәсе оештырыла.

     Район һәм шәһәр  мәдәният Сарае  белән “Юбилейный” стадионы аралыгындагы мәйданда 13.00 сәгатьтә бал һәм татар милли ризыклары күргәзмәсе оештырыла. Сез чәк-чәк, бавырсак, кош теле, тәмле бал авыз итә алырсыз.

    15.00 сәгатьтә район һәм шәһәр үзешчән артистлары катнашында кече сәхнәдә концерт башланып китә.

    16.00 сәгатьтә “Юбилейный” стадионында бәйрәмнең театральләштерелгәнтантаналы  өлеше башланып китәчәк. Шулай ук программада эстраданың якты йолдызлары Габделфәт Сафин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Уфа шәһәреннән “Мирас” дәүләт бию ансамбле, Казан шәһәреннән “Казан егетләре” ансамбле, “ЗөЛәйЛә” триосы чыгыш ясаячак.

     Барлык  азнакайлыларны һәм кунакларны, җитәкчеләребезне   бәйрәмгә чакырып калабыз.

     21.00 бәйрәм салюты.

 

Бәйрәмгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International