Азнакай спортчылары Теләчедә узган билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында чыгыш ясады. «Татбуртранс» җәмгыятеннән Айдар Сафин, физкультура, спорт һәм туризм идарәсеннән Тимур Миңнеханов, «Азнакайнефть» идарәсеннән Алик Шәйдуллин үз авырлыкларында чемпион һәм призер булдылар.
Җиңүчеләр мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнделәр һәм Владикавказда узачак билбау көрәше буенча Россия Чемпионатында катнашачак республика җыелма командасы составына кертелделәр.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html