"Бердәм Россия" партиясе проекты кысаларында ишегалды спорт командалары арасында узган "Балалар тренеры" республика яшүсмерләр спартакиадасында "Лидер" спорт мәктәбенең җыелма командасы да катнашты.
Спартакиада спортның 4 төре буенча узды: стритбол, өстәл теннисы, мини-футбол һәм дартс. Безнең кызлар һәм егетләр әлеге ярышларда беренчелекне яулады һәм Кубок, Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Баскетбол буенча тренер Светлана Гыйльфанова спартакиаданың иң яхшы тренеры дип танылды.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html