30 августта шәһәребездә Республика көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур бәйрәм уздырыла.
Бу көнне Мәдәният йорты каршындагы мәйданда 13.00 сәгатьтән чәчәк һәм җиләк-җимеш композицияләреннән торган “Көз нигъмәтләре” дигән күргәзмә эшли.
Ә Мәдәният йорты белән “Юбилейный” стадионы арасындагы мәйданда татар милли ашлары һәм бал күргәзмәсе оештырыла. Биредә сез районыбыз уңганнары пешергән чәк-чәк, бавырсак, кош теле һәм умартачылар җитештергән балдан авыз итә һәм сатып ала аласыз.
14.00 сәгатьтә Сөембикә урамы буйлап гармунчылар, тальянчылар һәм баянчылар иң дәртле-моңлы көйләрен уйнап төшәчәк.
15.00-16.00 сәгатьләрдә кече сәхнәдә район үзешчән сәнгать осталары концерты була.
16.00 сәгатьтә исә “Юбилейный” стадионында театральләштерелгән тамаша, хезмәт алдынгыларын бүләкләү һәм татар эстрадасы йолдызлары: Зәйнәп Фәрхетдинова, Габделфәт Сафин, Уфа шәһәреннән “Мирас” дәүләт бию ансамбле, “Казан егетләре” ансамбле, “ЗөЛәйЛә” триосы “концерты көтә.
21.00 сәгатьтә – бәйрәм салюты.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html