Азнакайга зур калалар төсмере керә башлады

2014 елның 5 сентябре, җомга

Йокыдан торуга һәрберебез хәерле көн тели. Илләр тынычлыгы, тормышларның түгәрәк булуы, гаилә бәхете – барысы да көннең хәерле булуына бәйле. Безнең өчен ил-Ватан Азнакайдан башлана, шуңа күрә, иң беренче чиратта, һәрберебезгә аның иминлеге, бөтенлеге мөһим. Азнакайлылар бу хакта нинди уй-фикердә икән?

Раушан Насихов:
– Азнакайдагы матур үзгәрешләрне сукыр да сиземли торгандыр. Шәһәребезгә зур калалар төсмере керә башлады. Бакчы, иртән эшкә барганда фонтан суларын югары чөеп озатып кала, клумбаларда аллы-гөлле чәчәкләр сәламләп елмая. Ап-ак барс сыннары урамнарны тагын да ямьләп җибәрде. Заманча сәүдә-күңел ачу үзәкләре ачылып килә, балалар белән ял итәр урыннар арта. Җирле җитәкчеләребезгә, һәрдаим ярдәм кулын сузып торучы нефтьчеләребезгә, «Татнефть»кә зур рәхмәт әйтми, ни әйтәсең? Халык өчен уңайлыклар тагын да артсын дип, туган шәһәремә бары хәерле көннәр телим һәм аның белән чын-чынлап горурланам.


Зәбирә Сәлахова:
– Мин Азнакайда кунак кына, санаторийга ял итәргә килдем. Башкалар мактагач, ышанмаган идем, инде үз күзләрем белән күрдем: урамнарыгыз чиста, яшеллеккә күмелгән, йортларыгыз төзек. Чын хуҗа кулы сизелә. Кемгә генә эндәшсәң дә, саф татарча җавап кайтара. Телне ничек шулай саклый, матурлыкны ничек шулай булдыра аласыздыр, гаҗәпләнәм һәм сокланам!


Әминә Шакирова:
– Яшь әни буларак минем өчен  ишегалдында балаларым өчен уен мәйданчыгы булу бик мөһим. Күрше урамнарга яңа мәйданчыклар кайтарганда, үзебезнекендә заманча уен корылмаларының булмавы бик борчый иде. Балаларга да кызык түгел. Быел безнең ишегалдына да яңа атынгычлар, карусель куйдылар.


Квартал эчендәге юлларны төзекләндерделәр, йорт тирәли яңа асфальт җәйделәр, атна саен чүп үләннәрне чабып торалар.  Аллага шөкер, Азнакаебыз көннән-көн яңара, уңай һзгәрешләр кичерә. Мондый яңалыклардан, күргәч, күңелләр күтәрелеп китә, сабыйларыбыз да шат.


Источник: Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

 

 

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International