халык җыены узды

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе

Менә өченче ел рәттән районда халык җыеннары үткәрелеп килә, бу инде матур бер йолага әверелде.

Ишегалды, авыл бәйрәмнәре, хезмәт коллективларында очрашулар рәвешендә барган җыеннарны халык көтеп ала.

Район җитәкчеләре белән проблемаларны уртага салып сөйләшү, узара аңлашу, уртак максатларны барлау да  һәм инде әлбәттә, бер-берең белән күрешү, аралашу, бергәләп ял итү дә ул.

Быелгы җәйдә генә дә шәһәр кварталларында шундый 60, авылларда 40лап очрашу үткән. Чираттагы җыен Тымытык авылында узган атнада оештырылды.

Район җитәкчелеге белән сөйләшүдән соң халык юмор һәм эстрада йолдызлары чыгышын тамаша кылды.


Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International