Районыбызда атна саен авыл хуҗалыклары, фермер-эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар катнашында ярминкәләр гөрли.

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе

Районыбызда атна саен авыл хуҗалыклары, фермер-эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар катнашында ярминкәләр  гөрли.

Ике якка да файдалы: җирле җитештерүчеләребез  арадашчысыз гына үз продукциясен сатса, халык шактый арзан бәядән экологик  чиста азык-төлек  ала.

Ярминкәдә көзге муллыкка күзләр камаша: ит, бөртекле культуралар, бәрәңге, бал, яшелчәләр...

Бу көнне  Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе ярминкәләренә 1720 кг ит, 7,4 тонна бөртекле культуралар һәм башка азык-төлек  сатылган.

Ярминкәләр дәвам итә. Көзге муллыктан файдаланып калыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International