Азнакайда югалган авыллар турында китап эшләнә башлады

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе

Мәдәният буенча район иң югарылардан. Халык театры, балалар сәнгать мәктәбе ансамбльләре республика күләмендә гран-при яуладылар, илкүләм бәйгеләрдә җиңүләребез бар.

Азнакай ягы талантларга бай. Шактый танылган язучылар, артистлар калкып чыккан биредән. Без алар белән горурланабыз. Өченче ел рәттән “Чатыр-тау” җыены үткәрәбез, аны халыкара дәрәҗәгә күтәрергә уйлыйбыз.

Азнакай турында өч китап чыгардык инде. Югалган авыллар турында китап эшләнә башлады. Авылларда мәдәният йортлары ремонтлана, яңалары калка.

Башкарылган эшләр бихисап, алар бар да халык күз алдында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International