Ышанычыгыз өчен рәхмәт !

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Хөрмәтле азнакайлылар!

    14 сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар узды. Анда районыбыз сайлаучыларының 86,6 проценты катнашты.

    Сайлау нәтиҗәләре муниципаль район үсешенең өстенлекле юнәлешләре дөрес билгеләнгән дип әйтергә нигез бирә. Халык райондагы һәм шәһәрдәге уңай үзгәрешләрне күрә. Бу безнең өчен бик әһәмиятьле, шуңа күрә начар эшләргә хакыбыз юк, сөекле районыбыз иминлеге өчен тагын да ныграк тырышырга тиешбез.

    Азнакай муниципаль районы халкына актив гражданлык позициясе, “Бердәм Россия” партиясе һәм кандидатыбыз Мөхәммәдиев Рөстәм Нәбиулла улына белдергән ышанычы, сайлау участокларына килеп, тавыш бирүләре өчен рәхмәтлемен.

    Соңгы елларда районда зур эшләр башкарылды. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча без кабат алдынгылар сафына бастык. Ике ел рәттән Азнакай республика күләмендә иң күп икмәк җыя. Бу уңышларга хезмәт сөючән, инициативалы, үз туган ягына, халкына битараф булмаган кешеләр тырышлыгы белән ирештек. Сезгә хезмәттәге батырлыгыгыз өчен тирән рәхмәтебезне җиткерәбез.

      Алга таба да районыбызны үстерүгә, төзекләндерүгә, халыкның тормыш шартларын яхшыртуга бар көчебезне куячакбыз.

      Ышанам, безнең барлык эшләр дә барып чыгачак, районыбыз тагын да чәчәк атачак. Сезгә алга куелган бурычларны тормышка ашыруда уңышлар телим.

 

 

 

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International