Азнакай урман хуҗалыгы хезмәткәрләре укучылар белән очрашты

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

   Сентябрь аеның өченче якшәмбесендә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

   Төбәкне өйрәнү музее әлеге уңайдан шушы тармакта тырыш хезмәт куючылар белән очрашу үткәрде. Мәлбагыш урманчылыгы урманчысы Ильяс Галимов,  Азнакай урманчылыгы мастеры Елена Галимова 6 нчы мәктәп укучыларына табигатьне саклау буенча нинди эшләр башкарылуы, һөнәрләренең мавыктыргыч яклары турында сөйләделәр, Урман-анабызны сакларга чакырдылар.

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International