Азнакай игенчеләре быел да республикада иң күп икмәк җыйды

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

   Көз көзлеген итә. Көннәр кинәт суытып  җибәрде, туктаусыз яңгырлары да башланырга  мөмкин. Районыбызның авыл хуҗалыгында хәлләр ничек икән? Аяз көннәрдән рациональ файдаланып калганнармы? Әлеге сораулар белән авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка мөрәҗәгать иттек.
    Атна башында (15 сентябрь)  уракны тәмамладык. 61,700 гектардан 148 мең тонна икмәк  җыеп алдык. Бу республика күләмендә иң күбе.

– Димәк, азнакайлылар быел да республикада иң күп икмәк  җыючылар?

– Әйе, шулай. Иген уңышы буенча да без алдынгылар унлыгында. 24 центнер тәшкил итә. Бигрәк тә “Кәримов Ф.Р.” КФХ – 39 центнер, “Тукай” ҖЧҖ – 33ц, “Стәрле” ҖЧҖ – 32ц, “Чатыр тау” ҖЧҖ – 26ц, “Кәлимуллин И.Ә.”  КФХ– 26ц, “Марс” ҖЧҖ – 25ц, “Габдрахманов Л.Г.” – 24ц, “Азнакай” АФ” ҖЧҖ гектарыннан  24 ц икмәк җыеп алып,  уртак калачка үзләреннән зур өлеш керттеләр. “Чалпы” хуҗалыгында гына уңыш бик түбән. Нибары –14 ц.

     Авыл хуҗалыгында эшнең бетеп торганы юк. Киләсе ел уңышы өчен бүгеннән кайгыртырга кирәк. 10ар  мең гектарда  арыш һәм  бодай чәчтек. Бу көннәрдә силос салу буенча ныклы эш бара.  “Агро-ТНГС”, “Марс”, “Стәрле”, “Тукай”, “Туйкә”, “Таллы Бүләк”, “Кәримов Ф.Р.” хуҗалыкларында бу эшкә аеруча җитди карыйлар. Бер баш шартлы терлеккә 19 центнер азык берәмлеге хәзерләнде. 88 мең тонна силос салсак, 29 центнер азык берәмлеге булачак. Моннан кала  җитәрлек дәрәҗәдә фураж салып куйдык.  Малкайлар кышын тук булыр дигән тулы ышаныч бар.

     Хуҗалыклар халыкка пай җирләре өчен  икмәк  һәм башка культуралар бирә. Атна саен ярминкәләр уздырабыз.  Җитмәгәнен арзан хактан анда да сатып алырга мөмкин.

 


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

 

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International