Азнакайда террорчылыкка каршы профилактик эшчәнлеккә багышланган әңгәмә узды

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

      Көзнең беренче ае, һәр елдагыча, “Экстремизмга – юк!” шигаре астында үтә. Республикада, шул исәптән Азнакай районында да старт алган әлеге акция кысаларында күптөрле чаралар оештырыла.

    Чәршәмбе көнне район Советының утырышлар залында экстремизм һәм террорчылыкка каршы профилактик эшчәнлекнең оештыру-хокукый нигезләмәләренә багышланган гамәви әңгәмә-лекция узды.

     Аны Казан федераль университеты укытучысы Карина Гәриева алып барды.

    Теоритик өлештәге эчтәлекле чыгышыннан соң ул азнакайлыларны борчыган сорауларга җаваплар бирде.

 

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

 

 

 

Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International