Азнакай мәктәпләрендә хезмәт һәм оборонага әзерлек башланды

2014 елның 19 сентябре, җомга

  Күпләрнең ГТО нормалары тапшырганы хәтерендәдер әле. Хезмәт һәм оборонага әзерлек комплексы илебездә кабат яңартылып, 1 сентябрьдән мәктәпләрдә тормышка ашырыла башлады. Аның барышы белән таныштыруны сорап, без мәгариф идарәсе методисты Миләүшә Галимҗановага мөрәҗәгать иттек.

- Яңа уку елының беренче көннәреннән үк укучыларга, педагогларга, ата-аналарга Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын кертү, ГТО күрсәткечләренең нидән гыйбәрәт булуы турында аңлатылды. Шулай ук сентябрь башында ук мәктәпләрдә ГТО значогы булган танылган спортчы-якташларыбыз белән очрашулар узды. Мәннәф Хөҗҗәтов, Җәмил Шакировның чыгышларын укучылар кызыксынып тыңлады. Ату буенча күп ярышларда призлы урыннар яулаган Светлана Крашененникова турында фильм да спортның нинди биеклекләргә күтәрүе хакында ачык мисал булды.

     Бу көннәрдә шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә “Җитез, кыю, уңган” дигән спорт ярышлары, уеннар уздырыла. Укучылар йөгерү, озынлыкка сикерү, тартылу кебек төрләр буенча үзләрен сыный.

     22 сентябрьдән исә ГТО буенча көзге сессия тапшыра башлаячаклар. Безнең ил спорт буенча һәрчак дөньякүләм лидерлар рәтендә барды. ГТО кече яшьтән спортка мәхәббәт һәм сәламәт буын тәрбияләүгә юнәлдерелгән чара, шуңа күрә аның яңартылуы бик урынлы дип исәплим.

 

 

 

Резеда ШӘРИПОВА

  

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International