Өлкәннәр айлыгында районда күптөрле чаралар планлаштырыла. Район ветераннар советы зиаратларны чистарту, тәртипкә китерү башлангычы белән чыкты. Әби-бабайларыбыз, якыннарыбыз күмелгән бу изге урыннар тәртипсез, караусыз ятмасын иде.
Кышка кергәнче барлык авылларда, шәһәрдә алардагы агач-куакларны кисү, корыган үләннән арындыру, коймаларын буяу, рәтләү зарур.
Агач дигәннән, өлкәннәребез аларны каберләргә бөтенләй дә утырту кирәк түгел, дип саный. Зиаратларыбыз гөл-чәчәкләргә күмелеп утырса матурырак та, күпкә чистарак та.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html