Азнакайда “Милләтләр кроссы–2014” узды

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Узган атнада Сабантуй мәйданында физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, район һәм шәһәр халкында физик культура белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру максаты белән уздырылган “Милләтләр кроссы–2014” ярышында катнашучылар үзләрен чыдамлыкта сынадылар. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чарада меңгә якын азнакайлы йөгерешкә чыкты.

    Стартка чыгучылар арасында мәктәп укучылары да, яшүсмерләр дә, өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Әлеге йөгерешнең төп максаты булып финиш сызыгына беренче килү генә түгел, ә анда катнашу, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау торганы бик күпләребезгә мәгълүм.

     Агымдагы елда йөгерешчеләр 9 төркемдә көч сынаштылар, дистанцияләр дә шуңа ярашлы – 500 метрдан 2000 метрга кадәр иде.

     24 мәктәп командасы арасыннан беренче урынны Актүбә 1 нче урта мәктәбе, икенче урынны – Азнакайның 4 нче лицее, өченче урынны Актүбә 2 нче урта мәктәбе командалары яулады.

     Оешма һәм предприятиеләрдән командалар составында 127 кеше көч сынашты. Предприятие командалары арасында “Азнакайнефть” идарәсе вәкилләренә тиңнәр булмады, алар быел да үзләренең спорт белән дус икәнлекләрен раслап, җиңү яуладылар.  Җиңүчеләр кубоклар, медаль, грамоталар һәм вымпеллар белән бүләкләнде.

 

 

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

 

 

 

Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International