Азнакай юлларына 90 миллион сумлык ремонт эшләре үткәрелгән

2014 елның 26 сентябре, җомга

Рәсәйдә төп бәлаләрнең берсе юллар дип әйтелсә дә, шәт, безнең районда бу мәсьәләгә караш җитди. Саннарга гына күз салыйк: 2012-2014 елларда гына да юлларны төзекләндерүгә 500 миллион сумнан артык акча тотылган.

    Быел исә республика программасы буенча һәм җирле бюджет чыганакларыннан юлларга 90 миллион сумлык ремонт эшләре үткәрелгән. Азнакайга Әлмәт ягыннан кергән өлештә әйләнмәле юл салынып, бу тирәне төзекләндерү  тәмамланып килә.

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International