Азнакай укучылары республика бәйгесенә һөнәрләр турында иншалар яза

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 7-10 сыйныф укучылары арасында “Киләчәккә билет” исемле иншалар бәйгесе игълан итте.

   Эшче һөнәрен пропагандалау максатыннан уздырылган  конкурсның беренче (сайлап алу) этабын районда Азнакай мәшгульлек үзәге уздыра.

   Гаризалар һәм  иншалар 13 октябрьгә кадәр Азнакай мәшгульлек үзәгендә (Солтангалиев урамы, 33 нче йорт) кабул ителә.

     Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүматны һәм бәйгенең беренче этабын уздыру тәртибе белән Азнакай мәшгульлек үзәгенең aznakaevotrud.ru сайтында танышырга мөмкин.

 

 

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International