Азнакай укучылары шәһәрдәге экологик хәл турында сөйләште

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Район балалар китапханәсендә “Шәһәрдәге экологик хәлне ничек яхшыртырга?” дигән темага түгәрәк өстәл узды.

    Анда 1, 2, 3, 6, 8 нче мәктәп активистлары Ык буе территориаль идарәсенең  әйдәр белгече Эльза Вәлиева, туган якны өйрәнү музее директоры Ирина Халикова белән берлектә экологик хәлнең кеше сәламәтлегенә тәэсире, табигатькә сакчыл караш турында фикер алыштылар.

    Түгәрәк өстәл артында катнашучыларны шәһәребездә кеше тормышын һәм сәламәтлеген яклау буенча нинди чаралар күрелүе дә кызыкындыра. Бу хактагы сорауларын алар җаваплы затлар белән очрашуда бирергә булдылар.

 

  

 

 

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International