Азнакай районы Россиянең кече шәһәрләрендә күпфункцияле мәдәни үзәкләр төзү буенча җиңү яулады

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

     Авылларда мәдәният йортлары төзү буенча Республикада кабул ителгән махсус программа нигезендә быел Мәндәй авылында 100 урынлы клубы, шунда ук фельдшер-акушерлык пункты булган күпфункцияле үзәк ачылды.

     2015 елда Чалпы авылында да 200 урынлы мәдәният учагы булган шундый ук үзәк төзү күздә тотыла. Азнакай районы Россиянең кече шәһәрләрендә күпфункцияле мәдәни үзәкләр төзү буенча сайлап алу бәйгесендә дә катнашып, җиңү яулады. Бүгенге көндә бу үзәкнең урынын рәсмиләштерү, межалау буенча эшләр алып барыла.

 

 

 

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International