Корбан - кардәшлеккә Аллаһының олы бүләге

2014 елның 7 октябре, сишәмбе

Менә икенче ел  авылыбыз мәхәлләсе, җирле үзидарә Корбан бәйрәмен “Корбан - кардәшлеккә Аллаһының олы бүләге”дигән исем астында зурлап үткәрә. Гает иртәсендә авыл картларының  җыелышып Аллаһ йортына тәкъбир әйтеп төшүләре, хәзрәтнең изге бәйрәм белән котлап, авыл өстендә вәгазь сөйләве барча халыкның күңелендә бәйрәм рухы уятты. Гает намазы укылганнан соң, Аллаһы ризалыгы өчен ниятләгән корбаннарын чалырга ашыкты халык. Быел корбан чалучыларның башка елларга караганда күбрәк булуы куанычлы күренеш иде.

        “Корбан” сүзе гарәпчәдән “якынаю”, “якын булу” дип тәрҗемә ителә. Бәйрәмебезнең максаты да, беренчедән,  Аллаһы Тәгаләнең кушканын үтәп, корбаннар чалып, Аңа якынаю булса, икенчедән, кардәшләребез, туганнарыбыз, авылдашларыбыз белән очрашу, араларны якынайту иде. Читтә яшәүчеләргә  алдан ук чакырып хәбәрләр җибәрелде.

         Аллаһы Раббыбыз Корәннең “Тәһә” сүрәсенең 60нчы аятендә “Балалар-бу дөньяның зиннәтедер” дигән. Мәдәният йортында башланган бәйрәм тантанасын  азан әйтеп, Аллаһ юлына өндәгән шигырьләрен укып, ак кәгазьдәй чиста күңелле, гөнаһсыз сабыйларыбыз ачып җибәрде. Балаларның “Аллаһка юл-балалар күзлегеннән” дип аталган рәсемнәр һәм аппликацияләре дә, сөйләгән сүзләре дә, үз-үзләрен тотышлары да ихлас һәм эчкерсез иде. Хәзрәтебез Равил, авылдашлары Ирек абыйларының кечкенә генә бүләк һәм күчтәнәчләренә чын күңелдән сөенде алар.

        Бәйрәмебезгә олы кунак - Түбән Кама шәһәре мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшиннең килүе нур өстенә нур булды. Аның вәгазьләрен авыл өстендә еш ишетсәк тә, ихлас әңгәмә, борчыган сорауларга җаваплар алу йөрәкләребезгә үтеп кереп, күңелләребезне сафландырды, иманыбызны баетты, Аллаһка якынаюга бер адым булды.

        Бәйрәмнең  дәвамы мәчеттә корбан табыны артында дәвам итте. Мәҗлесне Йосыф хәзрәт Коръән укып башлап җибәрде, барча әрвахларның рухларына  багышлап, чалган корбаннарыбызның  Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булуын  теләде, Аллаһы Раббыбызга һәрчак  якынаерга омтылырга, кардәшләр белән туганлык мөнәсәбәтләрен сакларга, авылдашлар белән бердәм һәм тату булырга өндәде.

         Бәйрәм табыны мулдан иде. Авылыбызга, мәчетебезгә һәрчак ярдәм итеп торучы Рафаэл Хәйруллинның, көрәшче батыр Асылов Райханның, авылыбыз егете Хөббәтуллин Дамирның корбан тәкәләреннән, читтә яшәүче бертуганнар Салихова Гөлзирә, Гөлсинә, Гөлфирәләрнең, Хабибуллин Мирзанур абыйларның корбан итләреннән, авыл халкының, кайткан кунакларның һәммәсенең дә күңел җылысын биреп әзерләгән  күчтәнәчләреннән авыз итте халык. Бәйрәмгә килә алмаган өлкәннәргә дә, инвалидларга да  өлеш чыгарылды корбан итләреннән.

        Шушылай зурлап үткәрелгән корбан бәйрәме, чыннан да күптән күрешмәгән  авылдашларны күрештерде, бер-берсенә якынайтты. Бәйрәмне оештырган, кардәшләрне очраштырган  Равил хәзрәткә һәм шушы бәйрәмгә өлеше кергән һәркемгә  чын күңелдән рәхмәтен әйтеп таралышты халык. Ә иң мөһиме – күңелләребез чистарып, җаныбыз тынычланып, Аллаһы Тәгаләгә  күпмедер якынаюыбызны тоеп, канәгатьләнү хисләре кичереп таралыштык бу бәйрәмнән.

 

 

 

Татшуган авылы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International