Мәгълүм булганча, республикада «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы эшли. Аның ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарлары, теләк-тәкъдимнәре, проблемаларын, дәгъваларын төрле ведомстволарга җиткерә ала. Бүгенге көнгә «Халык контроле»нә безнең районнан 125 хәбәр теркәлгән. Шуларның 94е хәл ителгән, 23е планлаштырылган, өчесе хәл ителү стадиясендә, алтысы кире кагылган. Азнакай халкын борчыган төп мәсьәләләр булып юл, тротуарлар төзеклеге, яктылык, чүплекләр мәсьәләсе тора.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html