Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов узган атнада башкарылган чараларга, эшләргә йомгак ясаудан башлады. Яңа микрорайондагы мәчетне салуда ярдәм күрсәткән оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләренә рәхмәт белдереп, ул киләсе елда чиркәүне сафка бастыруда да актив катнашырга чакырды.
Аннан соң көн тәртибенең төп мәсьәләләре каралды. Азнакай муниципаль районында һәм шәһәрдә оператив хәлнең торышы турында РФ ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Марат Кадыйров чыгыш ясады. Узган атнада җирлегебездә биш җинаять теркәлеп, аларның барысы да “кайнар эз”дән ачылган. Солтангалиев урамында урнашкан бинада уен салоны ябылган, техник чаралар тартып алынган. Узган атнада чираттагы мошенниклык факты теркәлгән. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әлеге мошенник турында бик күптән чаң каксалар да, ышанычка керүчеләр саны кимеми. Бу юлы З. кибеттән алдау юлы белән 76 мең сумлык товарга ия була.
Азнакайда диспансерлаштыру программасы тулы куәтенә тормышка ашырыла. Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов диспансерлаштыру барышы белән таныштырды һәм аның әлегә бик сүлпән баруын ассызыклады. Халык әллә үз сәламәтлегенә шулкадәр битараф, әллә бүлмәдән бүлмәгә чабып йөрүдән җиксенә. Ә бит шушы тикшерү барышында күпме яман чир ачыкланган!
Наҗәт Нәгыймов оешма җитәкчеләрен хезмәткәрләр арасында аңлату эшләре алып барырга чакырды. “Хөкүмәт тарафыннан тудырылган форсаттан тулысынча файдаланып калырга кирәк. Һәркемнең сәламәтлеге үз кулында”, – диде район башлыгы урынбасары.
Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә шәһәр урамнарында чисталык, юлларны төзекләндерү, җылыту сезоны барышы, шимбә өмәләрен уздыру кебек мөһим мәсьәләләр дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр бирелде.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html