Укытучыларны хөрмәтләделәр

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

Һәр елны октябрь башында укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Узган җомгада Мәдәният йорты хезмәтләренә җаны-тәне белән бирелгән, һәркемгә үрнәк булган педагогларны бәйрәмгә җыйды. Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алар адресына бик күп җылы сүләр һәм изге теләкләр җиткерде, Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.

– Минем өчен Укытучылар көне – зур бәйрәм. 33 ел мәктәптә математика укытам, өч тапкыр “Безнең иң яхшы укытучы” грантын оттым. Хезмәтемне югары бәяләүләре өчен зур рәхмәт, – ди 6 нчы мәктәп укытучысы Халидә Кәлимуллина.

Мөхтәрәмә Гыймаева Чубар Абдул мәктәбендә география укыта, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары да.

– Авыл мәктәбендә укучылар да, ата-аналар да укытучыга ихтирамлырак дияр идем. Хезмәтебез җиңел түгел, шулай да балаларны чын күңелдән яраткач, аның авырлыклары онытыла, – ди 29 ел стажлы педагог.

      Язмыш җиле кемнәрне кай ярларга ташламый диген! Азнакай 1 нче мәктәбенең татар теле укытучысы Ләйсән Хәйруллина энергетика университетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеген тәмамлаган. Быел җәй Интернетта “Безнең яңа укытучы” бәйгесен күреп, шунда үзен сынап карарга булган һәм грант откан.

– Мин – Туфан Миңнуллинның якташы, Азнакай егетенә кияүгә чыктым. Татар теленә булган мәхәббәтем мәктәпкә алып килде. Һич ялгышмаганмын дип исәплим, дәрестән ләззәт табам, – ди мәгариф диңгезендә беренче чирканчык алган яшь педагог.

      Ә район бу уку елында барлыгы ун яшь белгеч белән тулыланган. 

 

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html


 

 

 

 

Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International