Азнакай-Тарсус дуслыгы елдан-ел ныгый. Ике арада салынган мәдәни багланышлар төрекләргә – татарларның, татарларга төрекләрнең сәнгате белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Безнең район үзешчәннәре ел да тарсуслыларны җыр-моңнары белән сокландырып кайта. Бу атнада Азнакайга төрек эстрадасы йолдызы Кадир Сомир иҗатташ дуслары белән киләчәк.
18 октябрьдә сәгать 17.00 Азнакай, ә 20 октябрьдә сәгать 19.00 Әлмәт шәһәре «Нефтьче» Мәдәният йортларында татар-төрек эстрада артистларының концертлары узачак.
Барыгызны да концертларга чакырабыз!