Ялгыз өлкәннәргә ярдәм күрсәтелде

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе

    Өлкәннәр айлыгы барышында ялгыз ветераннарны социаль яклау чаралары шактый күрелде. Әйтик, Ак мәчет бу максатта халыктан бәрәңге җыюны оештырды. “Өмет” социаль яклау хезмәте күрсәтү үзәге хезмәткәрләре аны өләшү белән шөгыльләнде. Шул рәвешле, өенә барып хезмәт күрсәтү оештырылган 32 ялгыз ветеранга, Актүбәдә 18 аз керемле гражданга  20-25әр килограмм бәрәңге таратылды. 

 

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International