Хәсәншина Мөнәвәрә Мөгътәсим кызы Ютазы районы Акбаш авылында дүрт балалы крестьян гаиләсендә уртанчы бала булып туган. Бергә тәгәрәп үскән туганнары арасында бер сеңлесе исән. Туган авылы мәктәбенә йөреп 7 сыйныф белем ала. Чордашлары кебек аңа да бик иртә житлегергә, тормыш йөген тартырга, яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт күрсәтергә туры килә. Ир-егетләр сугышка китеп беткәч авыр эш бөтенләе белән хатын-кыз җилкәсендә кала.
1947 елда сугыш кырынннан кайткан Азнакай районы Таллы-Бүләк авылы егете Мөдәрис белән кавышып тормыш корып жибәрәләр. (Ул Ютазы якларында нефть эзләгән). Мәхәббәт җимешләре булып өч баласы дөньяга килә: Фәния, Фәнис, Сания.
Мөнәвәрә Мөгътәсим кызы пенсияга киткәнче, Росгосстрахта агент булып эшли.
- Җор телле, күңелле кеше ул безнең Мөнәвәрә апа, - дип искә алалар хезмәттәшләре - тиз арада матур-матур шигырьләр дә язып куя иде. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.
2009 елны 61 елга якын бергә гомер иткән томыш иптәшен бакыйлыкка озата.
Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, ходай биргән көнгә сөенеп, тулы тормыш алып барырга тырыша ул. Мөнәвәрә Мөгътәсим кызы парич суккан соң чиратлап кызлары тәрбиясендә яши. Һәрвакыт якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яши ул. Мөнәвәрә апа 4 оныкның, 5 оныкчыкның яраткан әбисе.