Азнакайда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

     Районыбызда  атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру матур традициягә әйләнде.  Анда  хуҗалыклар, фермерлар, районнан һәм якын-тирәдән килгән  җирле  җитештерүчеләр  үз продукцияләрен сата. Аның чираттагысы  1 ноябрь, шимбә көнне 9.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәренең  “Алтын алка” боз сарае  мәйданында,  ә Актүбә бистәсендә  базар янында  үткәрелә.

       Анда  ит, сөт,  яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре сатылачак.  Барыгызны да  ярминкәгә чакырабыз!

 

 

 

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International