Терлекчелек буенча Вахит авылында киңәшмә узды

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

Малларны кышкы асрауга күчерү чорында район җитәкчелеге, әлеге тармак өчен  җаваплы  затлар, ферма мөдирләре, зоотехниклар,  мал табиблары, ясалма орлыкландыру технологлары катнашында терлекчелек буенча семинарлар оештыру районыбызда матур традициягә керде. Анда сыйфатлы продукция  җитештереп,  терлекчелек тармагын табышлы итү,  малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын  җиңеләйтү, яңа технологияләр куллану һәм башка мөһим мәсьәләләр турында эшлекле сөйләшүләр бара.  Шундый эшлекле семинар узган шимбәдә “Агро ТНГС-И” ҖЧҖ хуҗалыгында булды.  Хуҗалыкта соңгы вакытта  уңай үзгәрешләр күзәтелә. Терлекчелек биналарына ныклы ремонт ясалган, җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләнгән, фермалар заманча технология белән  җиһазландырылган. Малкайларга булган җылы караш һәркайда чагылыш таба, терлек азыгы рационы бай. Акбур, тоз, күмер кебек минераль кушылмалар һәрчак малларның алдында тора.

 

 

 

 

Нәсимә Фазлыева

 

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

 

 

 

 

Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International